Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Террорчылыкка каршы

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында Республика көнен, Белем көнен бәйрәм итү һәм Бердәм тавыш бирү көннәрендә җәмәгать иминлеген тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Утырыш район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашында узды.

Тикшерелгән мәсьәләләр арасында – социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәргә язылучылар белән профилактик эш, белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына һәм мәдәният учреждениеләрен массакүләмле чаралар чорында террорчылыкка каршы яклану планында әзерләү. Комиссиядә территориядә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр, Трудолюбово авыл җирлегендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау турында сөйләштеләр. Комиссия секретаре Эльмира Крайнова комиссия әгъзаларын «Экстремизмга- Юк!» айлыгы чаралары планы белән таныштырды.

Террористик характерда куркыныч янау шиге туган очракта Аксубай районындагы хезмәтләрнең ышаныч телефоннарына шалтыратып хәбәр итүегез сорала: 2-85-99 – район башлыгы каршындагы экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш буенча комиссия, 2-72-62 – прокуратура, 2-79-74 – Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев