Аксубаево
  • Рус Тат
  • Террорчылыкка каршы

    Яңа уку елына аяк басар алдыннан Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте.

    Утырышны район башлыгы Камил Гилманов алып барды.

    Оештыру-профилактик чаралар сыйфатын күтәрү, миграция өлкәсендә күзәтчелекне тәэмин итү, район территориясендә чит ил гражданнарының яшәвен, аларның хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруына бәйле  кулланылган чаралар турындагы мәсьәләләр, шулай ук бәйрәм чаралары,   Белем көне һәм уку елына

    багышланган чаралар чорында террористик актларны кисәтү, тулаем җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Йолдыз Билалов бәян итте. 

    Аксубай һәм Нурлат районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гафиятов белем бирү объектларының янгын иминлеге һәм террорчылыкка каршы якланышы торышы хакында җиткерде.

    Район территориясендә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр, террористик һәм башка шуңа охшаш экстремистик характердагы гамәлләргә каршы тору буенча  кабул ителгән чаралар турындагы доклад белән комиссия алдында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров чыгыш ясады.

    Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин яшьләр арасында мәгълүмати-пропаганда төркеме эше турында сөйләде. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова җыелучыларга  “Экстремизмга – ЮК!“ айлыгына әзерлек һәм аны үткәрү, Террорчылыкка каршы район һәм республика комиссияләренең карарларын үтәү барышы турында белдерде.

    Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова  Сөнчәле авыл җирлегендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча алып барылган эш торышы белән таныштырды.

    – Террорчылык, экстремизм хәзерге заманның иң куркыныч афәте, – диде Камил Гилманов. –   һәм без әлеге гамәлләргә юл куймас өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Безнең бурыч – халык, яшьләр, үсмерләр белән эшләү.

    Кешеләрне уяулыкка өйрәтү, алар арасында аңлату эшләре алып бару. Һәм халык иминлеген саклау өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: