Аксубаево
  • Рус Тат
  • Терлекләрнең баш санын яңартуда ярдәм

    Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып баручы гражданнарга ярдәм күрсәтә.

    Аерым алганда, терлекләр сатып алу өчен субсидияләр бирә. Бу хакта тулырак итеп район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников сөйли: - Ел башыннан лейкозлы сыерларын  тапшырган һәм товар һәм нәселле таналар һәм берне бозаулаган сыерлар сатып алган өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирелә.

    Субсидия шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнарга товарлыклы яки нәселле таналар яки сыерлар сатып алуга карап 30 мең сум  яки 40 мең сум  күләмендә бирелә, ләкин гомуми бәянең 70 процентыннан артмый. Лейкоз авыруы яки лейкоз вирусы белән авыручы сыерларны тапшырган вакытта өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә субсидия бирелә. 

    – Лейкоз сыерын алыштырганда субсидия алу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатыгыз әле.

    – Район ветеринария хезмәте белән килешү нигезендә, лейкоз белән авыручы  сыерын рәсми ит комбинатына яки терлек сую пунктына тапшырырга һәм сыерны тапшыру турында документлар алырга кирәк. Алга таба - юридик зат статусына ия булган авыл хуҗалыгы оешмасыннан тана яки берне бозаулаган сыер сатып алу һәм документлар алу (сату-алу килешүе, товар-транспорт накладнойлары, банк-түләүче раслаган түләү документлары, исеме һәм яше күрсәтелгән хайваннарны сатып алуга кабул итү-тапшыру акты) тиешле.

    Аннары җирле муниципаль органга үзенең түләү реквизитларын, почта адресын, сатып алынган терлек санын биш ел дәвамында саклап калу бурычларын күрсәтеп, субсидия алу турында гариза бирергә, шулай ук авыл җирлегенә лейкозлы сыерларны сатуга һәм яңа терлек сатып алуга документлар тапшырырга кирәк.  

    – Сатып алына торган хайваннар ничә яшьтә булырга мөмкин? 

    – Таналарның яше – 21 ай, тере авырлыгы 430 килограммнан да ким булмаска, ә беренчегә бозаулаган сыерның яше - 27 айдан башланып, әмма 36 айдан да өлкәнрәк булмаска, тере авырлыгы 450 килограммнан да ким булмаска тиеш. Товар яки нәселле терлек сатып алуга субсидияләр һәм лейкоз белән авыручы хайваннарны сатуга кагылышлы мәсьәләләр буенча ветеринария берләшмәсеннән белешмә алырга була. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: