Терлекчелеккә нәтиҗә ясалды
Районның терлекчелек тармагы эшенә нәтиҗә ясалды.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 4204 тонна сөт, 429 тонна ит җитештерелгән, шулай ук 1037 баш бозау алынган. Яшь таналарны саклап калу дәрәҗәсе дә югары.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында сөт савып алу буенча “ Аксу Агро” һәм “Аксубай” агрофирмалары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Узган ел белән чагыштырганда аларның күрсәткече 105-107 процентны тәшкил итә. Район буенча сыерларның продуктлылыгы тәүлегенә бер сыерга 12,5 килограмм.
Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыердан тәүлегенә 24,2 килограмм, “Аску Агро” ҖЧҖ сөт комплексында – 15,7 килограмм сөт савып алына. Терлекләрдән артым алу буенча иң яхшылар - “Аксу Агро” ҖЧҖ ( тәүлеклек артым 730 грамм) һәм “Актай” агрофирмасы. Биредә артым 837 граммны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев