Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Терлекчелек тармагын үстерергә

Районда терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинары узды.

Аның эшендә Алексеевск, Әлки, Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас һәм Аксубай районнарының муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә эшен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасарлары Николай Титов һәм Нәҗип Хаҗипов алып барды.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

–  Безнең җирлектә актуаль мәсьәләләр буенча зона очрашулары еш узуы, район данын арттыра, – дип билгеләп үтте ул. – Безнең хезмәттәшләребезгә нинди эшләр башкаруыбыз, нинди юнәлешләрне үстерү өстендә эшләвебезне күрсәтергә мөмкинлекләребез бар,–дип район җитәкчесе кунакларны кыр эшләренең барышы, терлекчелек тармагындагы эшләр белән таныштырды. 

– Күптән түгел Аксубай районында булган республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы министры Марат Әхмәтов безнең алда сөт җитештерүне биш процентка арттыру бурычын куйды, - дип игътибарны юнәлтте район җитәкчесе. - Аксубайлылар моңа «кул куйдылар» һәм куелган бурычларны үтәү өстендә эшләячәкләр.  

Зона семинары киң программа буенча узды. Киңәшмә кысаларында 2019 елның 4 аенда терлекчелек тармагы буенча эшләнгән эшләргә йомгаклар ясадылар, терлекләрне ашату буенча инновацион технологияләр, сөт терлекчелеге культурасы һәм аның нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган факторлар мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан агросәнәгать комплексы өчен сөт терлекчелеге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Министрлык республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру өстендә нәтиҗәле эшли.

Шуның аркасында терлекчелек тармагында уңай нәтиҗәләр күзәтелә. Семинар-киңәшмәдә төрле юнәлештәге белгечләргә – терлекчелекне үстерү белән тыгыз бәйләнгән үсемлекчеләргә, терлек азыгы җитештерүчеләргә сүз бирелде. Ведомство вәкилләре билгеләп үткәнчә, эш киңәшмәсенең төп максаты – АПК оешмаларына, крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлекчелек продукциясен җитештерүне үстерүдә ярдәм күрсәтү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев