Аксубаево
  • Рус Тат
  • Терлек азыгы хәзерләүгә әзерләр

    Яздан игенчеләр өчен киеренке вакыт башланды.

     Район республикада беренчеләрдән булып чәчү кампаниясен тәмамлады. Шулай ук район игенчеләре үсемлекләрне саклау буенча агрочараларны да уңышлы үткәрделәр. Авыл хуҗалыгы производствосының киләсе азык әзерләү -  этабы якынлаша.  

    – Азык әзерләү өчен район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уры-җыю техникасы җитәрлек күләмдә бар, - дип шәрехләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин. - Яхшы дәрәҗәдә әзерлекле кадрлар белән тәэмин ителгән, азык җыю комбайннарында квалификацияле, тәҗрибәле механизаторлар эшләячәк. Бу көннәрдә хуҗалыкларда азык әзерләү сезонына әзерлек оешкан төстә бара. 

    Киләсе атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча азык җыю техникасына министрлык тикшерүе узачак. Әзерлек дәрәҗәсенә яхшы бәя бирерләр дип өметләнәбез. Район буенча азык культуралары 24200 гектардан артык мәйданны били. Шуның 12894 гектары - күпьеллык культуралар, 4 мең гектардан артыгы – силос өчен кукуруз, 340 гектары – силос культуралары, 5600 гектардан артыгы берьеллык үләннәр. 

     «Аксубай» агрофирмасында киеренке эш чоры күзәтелә. Үзәк базада комбайннар һәм агрегатларны ныклап әзерләү эшләре бара, алар менә-менә печән чабуга чыгарга тиеш. 

    Эш көне башыннан алып ремонт остаханәсендә терлек азыгы җыю звеносының барлык составы җыела. Механизатор-ремонтчылар җаваплы момент алдында «соңгы штрихларны» төзәтәләр – киләсе атна башына барлык техника әзерлек линейкасында торырга һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең барлык таләпләренә туры килергә тиеш.

    Механизаторлар составының төп өлеше - басуда дистә ел хезмәт итүче үз эшләрен белүчеләр. Терлек азыгы әзерләүчеләр коллективы формалашып кына килә әле, ул агрофирманың даими хезмәткәрләреннән һәм быел гына бу авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашучылардан тора.

    Аның составында хуҗалыкның иң яхшы игенчеләренең берсе -  Юрий Шишкин бар. Ул беренчеләрдән булып чапкыч агрегатын көйләп куйган, аның комбайны үзәк базаның капкасы алдында ук, беренче чакыру  буенча басуга чыгарга һәм хайваннарны тукландыруга төрле үлән чаптырырга әзер тора. 

    Калган агрегатлар - остаханә янында. Азык җыю звеносы әгъзалары  Геннадий Яманов, Олег Мадюков, Алексей Жарков, Константин Ильгузин да игенчелектә беренче ел гына эшләми. Аларга агрофирма җитәкчелеге зур өметләр баглый. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә терлекләрнең баш саны зур, терлекләрне киләсе язга кадәр тулы күләмдә азык белән тәэмин итү җиңел түгел.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә билгеләп үтүләренчә, азык әзерләү командасы җайга салынган, коллективтагы күтәренке кәеф эшлекле һәм уңай. Механизаторлар аралашучан, ачык халык, бер-берсенең кәефен күтәреп, шаяртып та алалар.– Без эшкә әзер, һава торышы гына сынатмасын, - диләр алар.  

    - Ремонтчылар намуслы эшләде, – дип билгеләп үтте ремонт цехы начальнигы Минәхмәт Габитов. - Кулдан килгәннең барысын да эшләдек дияргә була. Техниканы ремонтлауда башка белгечләр дә ярдәм итте. Техниканы әзерләүдә эретеп ябыштыручы Николай Белов бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Уртак көч белән агрегатларны тәртипкә китерделәр, көйләделәр. Техника максималь йөкләнешкә түзәргә тиеш. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: