Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Теләге булган һәркемне «Википедия» энциклопедиясенә татарча мәкалә язарга чакыралар

Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата премия һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең истәлекле бүләкләрен бирәләр.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында теләге булган һәркемне «Википедия» ирекле энциклопедиясе татар телендә мәкалә язарга чакыралар. Татар телен яхшы белгән һәм бәйгедә катанашырга теләгән кешеләрнең эшләрен 19 апрельгә кадәр кабул итәләр. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Барлыгы алты җиңүче сайланачак. Җиңүчеләр 5 мең сум акчалата премия һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең истәлекле бүләкләрен алачак. Призлар фонды Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан тәкъдим ителә. Бүләкләр фондының тулаем күләме 30 мең сумны тәшкил итә.

Бәйге өч номинация буенча үткәрелә: ⠀ 

  • «Мәдәният» — татар мәдәнияте белән бәйле шәхесләр, оешмалар, вакыйгалар һәм төшенчәләр; ⠀ 
  • «Фән» — төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән галимнәр, татарларның уку йортлары, татарларга кагылышлы фәнни тәрминнар; ⠀ 
  • «Тарих» — татарлар белән бәйле тарихи вакыйгалар, күренекле шәхесләр, тарихи истәлекләр. 

Мәкаләнең татар телендә язылган булуы шарт. Нәтиҗәләр 26 апрельгә кадәр чыгарыла, диелә бу хәбәрдә.

Бәйгене Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев