Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Телефон урынына буш тартма

Ышанучан кешеләр хисабына яшәргә өйрәнгән мошенниклар турында хокук саклау органнары даими кисәтә.

Алар төрле ысуллар кулланып, хәйләләп акча урлый. Алдакчылар кармагына эләгүчеләр саны арта бара. Бер яңа мисал: кыз интернетта телефоннар сату игъланын күреп ала, аны тәкъдим ителгән ташлама ңәлеп итә. Үзе турында мәгълүмат калдыра, аңа шунда ук шалтыраталар (клиентка үзе калдырган телефон буенча шалтыраталар, чөнки аларның үзләренә шалтырату мөмкин булмый). Сатучы белән ягымлы гына сөйләшкәннән соң, кыз телефонга заказ бирә.

Кыз товарны атна-ун көннән, акча түләп, почта аша алырга тиеш була. Кассада кайткан товар өчен исәп-хисап ясый, өйгә кайткач посылканы ача. Тартма буш булып чыга, авырлык өчен чыбыклар гына тыккан булалар.

Ул интернет-кибет хезмәткәрләренә товарга заказ биргән номер буенча шалтыратырга маташып карый, әмма файдасыз була. Элемтәне икенче номердан оештыра, тик, товар урынына буш тартма җибәргәннәр, диюгә – телефонны шунда ук сүндереп куялар. Әлегә алар белән элемтәгә керү мөмкин булмаган.
«Товар» – алынган, акча мошенниклар счетына күчкән, аларга клиенттан тагын нәрсә кирәк.

Почта бүлегендә дә берничек тә ярдәм итә алмыйлар: кире процесс гамәлдә түгел. Мошенникларның, алданган клиент бернинди дә чара күрә алмасын өчен, үз гамәлләрен күпкә алдан уйлап эш иткәнлекләре аңлашыла.

– Интернет аша товар сатып алганда ялган сайтлар кармагына ничек эләкмәскә? – дигән сорауны бирдек без Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай районындагы бүлеге җитәкче-белгеч-эксперты Лилия Гәрәевага.

– Интернет-сатып алуларда куркынычлылык очраклары шактый. Хәзерге вакытта сайтта теркәлү һәм лицензиясез һәм сертификатсыз, кибет сыйфатында, мошенниклык операцияләре ясау бик җиңел. Сайлау өчен иң яхшы гарантия – кибетнең репутациясе. Дөньякүләм танылган сайтлардан файдаланыгыз, аларда меңләгән фикер бар. Һәм, киресенчә, аз билгеле сайтлардан бөтенләй файдаланмагыз.

Шулай ук, әгәр шикләнәсез икән, “кара исемлектәге” кибетләр, форумнар һәм фикерләр белдерелгән сайтларның куллану базаларын табуы авыр түгел. Мондый алдау очраклары аз түгел. Сатып алучылар сатучыларның гаделлегенә ышаналар һәм сайтларны тикшереп тормыйлар. Нәрсә сатып алганыңны төгәл белмисең икән, акчаңны югалтмас өчен соңгы шанс – почтада исәп-хисап ясаганчыга кадәр, посылкадан баш тарту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев