Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тел – милләтнең яшәү терәге

    Кылычтан кыелмаган, упкынга убылмаган, алтынга алданмаган, Ходай кодрәте белән иңдерелгән газиз Ана телем! Менә мин синең олылыгың каршында гади бер кызың булып баш иям, үткәннәрдә калыр, киләчәккә барыр юлымда сиңа тугрылыклы булырга ант итеп мөгаллимлек итәм.

    Хезмәтемнең максаты -  яшь буынның күңеленә Туган илем, туган телем, туган халкым дигән иң мөкатдәс төшенчәләрне  талисман итеп урнаштыру; аларны вакытлы данга, малга кызыгып чит телләр диңгезендә батып калудан, туган телләрен онытудан саклау;   тормыш дигән дастанга да соңгы ноктаны Ана телендә куярга инандыру.   Бу максатларга ирешүдә миңа галиҗәнәп бөек  “Сүз” ярдәмгә килә.

    Халкыбызның тарихы, гореф-гадәте, омтылышы, уй-гаме сүзләргә сыйган. Үз байлыгыннан үзе сыгылып торган тел дәрьясыннан ул сүзләрне алып хикмәтен, серләрен тикшерәбез. Яңгырашы дөресме, нинди авазлар килә, эчке мәгънәсендә ни ята, йөрәге тибәме? Бу эш алымнары укучыларымның сүз байлыгын үстерә, аң-зиһеннәренә чиксез үсеш мөмкинлеге бирә.

     Ә сүзләр күктәге йолдызлар кебек, күренә дә күренми дә, сүнә дә сүнми дә, үлә дә үлми дә. Аларның тән-күзәнәгендәге борынгы дәверләр тамгасын тикшерәбез.  Эзләнүләр нәтиҗәсендә  шундый тел байлыгына ирешкән укучыларымның уй-фикер сөреше камилләшә.

    Сүзләрнең үзенчәлекле тамга- бизәкләрен өйрәнү дөньяны күзаллауга, аларның мәдәни һәм рухи белемнәрен үстерүгә зур мөмкинлекләр ача.  Укучым бу сүзләрнең язмышы, гомер озынлыгы аларның куллану дәрәҗәсеннән  торуын аңлый. Ә миңа, мөгаллимә буларак, аларның оста, төгәл, дөрес сөйләү, сүзләрне урынлы һәм аңлаешлы куллану алымнарына өйрәтү, аралашуда куелган гамәли һәм рухи бурычның нәтиҗәле башкарылуына ирешергә ярдәм итә. 

     Кеше күңеле тел ярдәмендә ачыла. Сүз кодрәте бөек табигать тарафыннан бары бер затка, үзенең җырчысы итеп яраткан галиҗәнәп Кешегә генә бирелгән. Ә ул сүзләрдән могҗиза тудыра. Бу кешене без гап-гади сүз белән шагыйрь дип атыйбыз. Шагыйрь – сүз пәйгамбәре. Ул – авазларның яңгырашын ритмга салып иҗат итә,  милләтебезнең асыл хәзинәсен баета. Буыннардан буыннарга тапшырылачак алтын мирас туплана.

    Кадерле мирасны яшәтә белү, киләчәк буыннарга тапшыру – мин мөгаллимнәнең дә изге  бурычы.  Бу юнәлештә максатчан эшләү өчен якташ шагыйрьләребез иҗатына мөрәҗәгать итүне бик кулай дип саныйм. 

    Хәсән Туфан  – эчке әрнүен җиңгән, ак уйлы, үтәли күренгән өрфия җанлы шәхес иде. Бөек шагыйребезнең сүз дәрьясыннан тамчылап алып, күңел тәлгәшеннән өзелгән сүзләре аша богаулы тормышын, ачы язмышын, күңелендә сулкылдап торган олы хисләрен бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә алганын ачыклыйбыз.

    Ул – шигырь бәйрәме аша үтә. Сүз сөйләү осталары күңелләребезне моңландыра да, уйландыра да, елата да, юата да белгән Туфанның шигыръләрен укыйлар.Күпъеллык хезмәт нәтиҗәләремә йомгак ясап, тыйнак кына горурлык хисләре кичерәм. Безнең якташларыбыз арасында Нәҗип Думави, Хәсән Туфан, Әнвәр Хәйри, Нәбирә Гыйматдиновалар кебек бөек язучыларны биргән ак төбәкле Аксубайның тарихи мирасын өйрәнеп, саклап, дәвам итүчеләр бар.    Туган җиренә сокланып Иркә җыр суза:

     “Аксубаем – ак төбәк, 
    Сиңа тартыла йөрәк. 
    Сагынып-сыенып яшәү 
                                         өчен, 
      Барыбызга син кирәк”.

    Шигырь юллары җырга-моңга  күчкән яшь, талантлы шагыйрә Гөлнара Сабирова - “Шәһри Казан”, “Сөембикә” кебек саллы матбугатның баш мөхәррире; 
    Шамил Фәрхетдинов - Кәрим Тинчурин театры актеры, күп кенә сәхнә әсәрләре авторы; 

    Илгиз Зәйниев – үтә дә талантлы яшь драматург. 

     Димәк, безнең телебез яши әле! Тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме булган газиз Ана телебезгә без барыбыз да рәхмәтле.

    Роза Сәхабетдинова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: