Аксубаево
  • Рус Тат
  • Техниканы – кышкы саклауга

    Республикада АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча бәйге бара.

    Конкурс безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында да узды.

    Конкурс комиссиясе составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын һәм энергия чыганакларын механизацияләү секторының җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин, Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, район идарәсенең механизацияләү буенча консультанты Рамил Фәттахов катнашты.

    Техниканы сыйфатлы саклау – аны киләсе ел кыр эшләренә уңышлы әзерләү шартларының берсе. Ул эшкә сәләтлелекне югалтмый, ремонт чыгымнарын киметә, шулай ук куллану срогын озайта. Тикшерүчеләр шулай ук ремонтчылар өчен эш шартлары булуга, Гостехнадзор таләпләрен үтәүгә, хезмәтне саклау буенча мәсьәләләрне хәл итүгә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен экономик яктан кызыксындыруга бәя бирделәр. Комиссия тикшерүне «Сөниев А.Г.» КФХның «Луч» бүлекчәсеннән башлады.

    Хуҗалык җитәкчесе Әхнәф Сөниев озатуында комиссия машина-трактор паркында булды, агрочаралардан бушаган агрегатларны, тракторларны карады. Бу хуҗалыкта тырмалар, культиваторлар тулысынча ремонтланган, ремонтчылар чәчкечләрне көйләүгә керешкән. Илдус Габдрахманов кырчыларның тырышлыгын бәяләп үтте, ремонтчылар, механизаторлар белән аралашты, техниканы саклауга куюга бәйле киңәшләр бирде.

    – Иске техника, әлбәттә инде, шактый проблемалар тудыра, – ди ул. – Мөмкинлектән чыгып, ремонтка, запас частьләр сатып алу өчен акча сарыф итмәстән, елына бер тапкыр булса да паркны яңа техника, агрегатлар белән яңартырга кирәк.

    Көнбагышны суктырып бетергәннән соң механизаторлар комбайннарны саклауга куйганнар.

    – Безнең хуҗалык шундый уңган хезмәткәрләр булганда уңышларга ирешә дә инде, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, комбайнчылар Юрий Назаров һәм бертуган Николай һәм Валерий Абросимовларга ишәрәләп.

    Бәя бирү комиссиясе «Аксубай» агрофирмасында булды, аның җитәкчесе Әсхат Габдуллин белән алар ремонт мастерскоен, кыр эшләреннән бушаган техника урнаштырылган мәйданчыкны карадылар. Белгечләр кайбер техник мәсьәләләргә кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шулай ук «Волга-Селект» ҖЧҖдә дә булдылар. Бу хуҗалыкта барлык туфрак эшкәртү техникасы, агрегатлар административ блок территориясендә саклауга куелган. Калган комбайннар хәзерге вакытта көнбагыш басуларында эшли.

    Техниканы саклауга кагылышлы бернинди кисәтүләр дә булмады. «Аксу Агро» ҖЧҖ соңгы берничә елда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча лидерлыкны алып килде. Ул бу юлы да традицияләргә тугры калды: бөртек урып-җыю һәм чәчү техникасы иң яхшы дәрәҗәдә аерым мәйданчыкларга урнаштырылган.

    Агрегатлар саклауга техник таләпләрне исәпкә алып куелган. Комиссия үз техникалары турында хуҗаларча кайгырткан игенчеләр эшенә лаеклы бәя бирде. Нәтиҗәдә техниканы кышкы саклауга кую бәйгесендә «Аксу Агро» ҖЧҖгә – беренче, «Сөниев А.Г.» КФХга – икенче, «Волга-Селект» ҖЧҖгә өченче урын бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: