Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Техника – яңа, комбайнчылар – иң уңганнары

Районның милекчелекнең барлык формалары хуҗалыкларында бөртеклеләрне урып-җыю тулы көченә бара.

Яңгырлы һава торышына карамастан, уңышны кыска вакыт эчендә генә түгел, ә югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.  Район аграрчылары моның өчен матур көннең һәр сәгатеннән файдаланырга тырышалар. 

–Бүгенге көнгә район кырларының 2870 гектары урып-җыелган, 9746 тонн иген суктырып алынган, уңыш гектарыннан 34 центнерны тәшкил итә, – дип шәрехләде  районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин, безнең хәбәрчене «Волга Селект» агрофирмасы басулары буйлап озатып йөргәндә. 
Сосновка артындагы басу буйлап кыр кораблары тигез рәт булып бардылар. Биредә  2600 гектар мәйданда 15 (!) комбайн эшли, өстәвенә, картинкадагы кебек, аларның барысы да яңа,  «Полесье»  басуга өченче сезон гына чыккан, «Акрос-585» - бөтенләй беренче тапкыр.  Күк йөзен болыт каплады, комбайнчылар максималь күләмдә булса да эшләп калырга ашыктылар.

–Бездә техника – яңа, ә комбайнчылар – иң уңганнары, – дип горурланып сөйли агроном Илшат Гафиятов. – Эш нәтиҗәсе дә  шуңа тиң. Кичәгесе  көнгә (30 июльгә)  360 гектардан уңыш җыеп алдык, әле эшкә төшке аштан соң гына керештек, иртәдән үк тотынган булсак, һичшиксез,  исәп 500 гектар булыр иде,  990 тонна ашлык суктырдык. Бер көндә элеваторга  47 машина иген озаттык һәм  500 тоннаны орлыкка салдык. 

Рөстәм Гатин сүзләренә караганда, «Волга Селект» район авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында уракта алдынгылар исәбендә. Тагын 13 мең гектардан бөртекле культураларны, 2 мең гектардан рапсны җыеп аласы бар. Һава торышы яхшы торса район игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны ике атналык срокта тәмамларга ниятлиләр. Аксубай аграрчылары яңа ашлыкны Чистай, Шенталы һәм Нурлат элеваторларына озаталар. 

Урак өстендә «Волга Селект»та кем алдынгылыкны тота соң, дигән сорауга баш агроном, бөтен комбайнчылар да бертигез яхшы эшли, дип җавап бирде. Алар арасында, Альфред Мингалимов кебек, районда ихтирам казанган, зур тәҗрибәгә ия комбайнчылар да бар.

Быел кыр кораблары руле артына яшь егетләр дә утырган. 28 яшьлек Алмаз Мингалимов (Мингалимовларның гаилә экипажы турында безнең газета бер генә тапкыр язмады, ул  мәктәптә укыганда ук әтисенең ярдәмечесе булып эшләде), 24 яшьлек Евгений Маслов (ул да, ПЛ-88не тәмамлаганнан соң үзен районның иң яхшы комбайнчысы буларак таныткан әтисе Николай Маслов та -Трудолюбоводан) - әтиләренең эшен дәвам итүчеләр. Егетләр (рәсемдә) яшь булсалар да, урак чорында унынчы сезон эшлиләр. Аларны шәһәр тормышы бер дә кызыксындырмый. 

Ә бит бүген акчаны авыл җирендә дә эшләп алып була – комбайнчының хезмәт хакы сәгатьләп исәпләнелә, шимбә-якшәмбе көннәрендә икеләтә күләмдә түләнә, 22 сәгатьтән соң эшләгәндә дә – түләү шулай ук икеләтә күләмдә исәпләнелә.  Моннан тыш, иң яхшы механизаторларны  район да игътибарсыз калдырмый – тонна ярым ашлык суктырганнан соң, район җитәкчелеге басуга килеп, урак алдынгыларына адреслы Рәхмәт хаты, бүләкләр һәм премия тапшырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев