Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түбән Татар Майнасына кадәр асфальт юл булачак!

Аксубайның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре трассадан Түбән Татар Майнасы авылына таба юл катламы төзү эшләренә керештеләр.

Бүгенге көнгә биредә юл катламын төзү буенча эшләр башкарыла. Юл төзелешендә су, ОПГС һәм цемент кушылган регенератор-катнашма кулланып салкын ресайклинг ысулы кулланыла. Юлның гомуми озынлыгы 8,5 километрдан артык.

Шулай ук проект кысаларында, ремонт эшләренең тулы комплексын кертеп, Саврушка һәм Адәмсуы елгалары аша ике күпер ремонтланган.

Юлчылар, куллануга тапшыру вакытын кыскарту өчен, иртәдән кичке караңгыга кадәр тырышып эшлиләр. Безнең хәбәрче төзелеш материаллары төягән техниканың түгәрәкне өзмичә, бер-бер артлы юлга күтәрелү шаһиты булды. Авыл юлына нигез салуда берьюлы җиде КамАЗ һәм ике экскаватор эшли.

– Быел Чистай-Аксубай-Нурлат-Түбән Татар Майнасы юлы тулысынча төзекләндереләчәк һәм асфальтның беренче катламы җәеләчәк, – дип уртаклашты «Татавтодор» АҖ филиалы юл хезмәте мастеры Александр Якушкин. – Икенче катламны салу киләсе елга планлаштырылган. 

Сүз уңаенда, быел юлчылар торак пунктларның юл-урам челтәрләрен ремонтлау программасы кысаларында Иске Татар Адәмсуы авылының Үзәк урамына да вак ташлы юл салачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X