Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түбән Татар Майнасы авылы юлын файдалануга сентябрь ахырында тапшырачаклар

Түбән Татар Майнасы авылы ягына таба юл участогында юл эшләре өченче ел алып барыла.

 

Капиталь ремонтны «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы тәэмин итә. Дәүләт контракты нигезендә төзелеш өч этапка – өч елга бүленгән.

Юлның гомуми озынлыгы 8,5 километрдан артык. Капиталь ремонт проекты 2019 елда эшләнгән. 2020 елда – 1,2 километр, 2021 елда түбән катламга 5 километр асфальт салынды. Быел эшләр соңгы 2,3 километрда дәвам итә.

Шимбә көнне юлчылар биредә асфальтның түбән катламын җәйделәр. Утыз өч градуслы эсселек һәм эш көне тәмамлануга карамастан, эшчеләрнең кәефе күтәренке иде. Кайнар асфальт исе белән бергә аралашкан эсселекне алар сизмиләр дә кебек, Цельсий буенча аның температурасы 150 градус.

Бер үк вакытта Түбән Татар Майнасы юлында ике автогрейдер, өч катоклау машинасы, асфальтҗәйгеч, экскаватор һәм асфальт-бетон китерүне өзлексез тәэмин итүче 13 үзбушаткыч эшләде.

– Юл катламын төзегәндә су, цемент һәм ОПГС кушылган регенератор-катнашма кулланып салкын ресайклинг ысулын кулландык. Унбиш мең тоннадан артык ОПГС, 280 тонна цемент сарыф ителде, – дип шәрехләде инженер Марсель Фәхриев. – Биредә әле төшү юлларын төзекләндерергә, билгеләр куярга һәм асфальтның өске катламын җәергә кирәк булачак. Юлны сентябрь ахырына тапшырырга планлаштырабыз.

Гомуми шатлык атмосферасы асфальт түшәүнең соңгы метрларында аеруча да сизелде. Без юлның ике участогын тоташтыру мизгелен гәүдәләндерү өчен махсус тоткарландык.

Дистәләгән берәмлек техника эшләгән күпкатлы конструкциягә инде өч ел эчендә йөзләгән эшче куллар көче салынган, аскы катламда булса да асфальт-бетон түшәлгән. Авыл халкы бу юлны уннарча еллар көтте. Финиш якын инде!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев