Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түбән Савруш халкы эшли дә, ял да итә белә

Түбән Саврушта, Авыл көне кебек мондый күңелле вакыйганың күптән булганы юк иде.

Ул кояшлы, җылы көндә үтмәсә дә, һава торышы шартлары бәйрәмдә катнашучылар кәефенә берничек тә тәэсир итмәде. Түбәнсаврушлылар бирегә якты хис-тойгылар белән килделәр, бәйрәм шатлыгын авыл кешеләре белән бүлешкән кунаклар да аз түгел иде. Авыл бәйрәмендә катнашучыларны Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин ихластан котлады.

Монда, игенчелектә һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән төрле һөнәр ияләре яши. Бәйрәмдә хезмәтчәннәр адресына бик күп мактау сүзләре әйтелде. Шулай ук күп балалы аналарны, 60 ел бергә яшәгән Елизавета Александровна һәм Степан Николаевич Синдимировларны хөрмәтләделәр.

ыелучыларның көчле алкышлары астында авылның иң өлкән кешесе – Ольга Емельянованы һәм иң яше Максим Козловны котладылар.

Авыл көне бәйрәме программасында кызыклы, онытылмаслык мизгелләр күп булды – Урмандеево, Емелькино, Иске Савруш авыл мәдәният учаклары үзешчән артистлары башкаруында концерт номерлары бәйрәмгә килүчеләр күңелен тагын да күтәрде. Уеннар һәм бәйгеләр балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык кына китерде. Эдуард Тимофеев, Валерий Семенов һәм Сергей Иванов алып килгән күчтәнәчләрдән барысы да авыз итте.

– Безнең авылда бердәм һәм хезмәт сөючән халык яши, – дип сөйли Валентина Пак. – Авыл кешеләре хезмәттә дә алдынгылар рәтендә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр. Авыл бәйрәме моны тагын бер кат раслады.

Фото из личного архива Валентины Пак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев