Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түбән Камада йогышлы госпитальдә эшләгән табиб: Битлек киегез һәм үзегезне саклагыз

Табиб Ольга Куракина пневмониягә һәм коронавируска шикләнгән пациентларны кабул иткән.

Йогышлы госпитальдә ике атналык сменаны Түбән Камарайон үзәк хастаханәсенең оештыру-методик бүлеге мөдире, шулай ук акушер-гинеколог Ольга Куракина да тәмамлады һәм бар халыкны үзе-үзен сакларга чакырды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«Һәр медицина хезмәткәренең бурычы — авыр булган җирдә булу һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү. Безнең пациентларга тизрәк терелүләрен телим. Җәмәгать урыннарында битлек киегез һәм үзегезне саклагыз!», — ди ул.

Ольга Алексеевна госпитальдә эшләгән бүлеккә пневмониягә һәм коронавируска шикләнгән пациентларны җибәрәләр. Аннары анализ нәтиҗәләренә карап пациентларны дәвалауга башка этажларга урнаштыралар.

«Монда башка эш — операция өстәле түгел, ә терапия профильдәге авыр пациентлар», — дип уртаклашты Куракина.

Госпитальгә Ольга Алексеевнаны туганнары тыныч йөрәк белән озаткан — саклагыч костюмнарда, «шул ук кибет яки җәмәгать транспорты белән чагыштырганда, йогышлану куркынычы юк», диелә бу хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X