Аксубаево
  • Рус Тат
  • Түбән Камада эткә ярдәм күрсәтмәгән ветеринар эштән читләштерелде

    Машина бәрдергән эткә ярдәм итүдән баш тарткан Түбән Кама ветеринарын эштән читләштергәннәр.

    Бу хакта «НТР-24» телеканалы хәбәр итә.

    Массакүләм матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, ветеринар һәм ветеринария җитәкчелеге нинди дә булса шәрехләүләрдән баш тарткан. Тикшерү вакытында табиб эштән читләштерелгән.

    «Татар-информ» элек Түбән Камада Cats&dogs ветеринария клиникасы табибының клиникага алып килгән эткә ярдәм итүдән баш тартуын хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, эт үлгән. Әлеге факт буенча республика прокуратурасы тикшерү башлады.
     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: