Аксубаево
  • Рус Тат
  • Түбән Баландада 50 урынга исәпләнгән Күп функцияле үзәк төзелә

    Быел Түбән Баланда авылында яңа күп функцияле үзәк файдалануга тапшырылачак.

    Төзелешне язын «Мәдәният» милли проекты кысаларында башлаганнар. Хәзерге вакытта Түбән Баландада эшләп килүче клубка 50 елдан артык инде. Ул авыл мәдәният учагы булып калачак, анда Рус милли үзәге урнашкан. Бу авылга күләмле һәм мәдәни чараларга якын-тирә авыллардан, авылда читтә яшәүче халык җыела. Ә үзешчән артистлар – «Калина» рус халык җырлары коллективы Татарстан Республикасында гына түгел, Россиядә дә билгеле.

    Төзелеп килүче КФҮ түбәнбаландалыларга иҗат өчен яңа импульс бирәчәк. Яңа клубны искесе янәшәсендә үк, фонтан урнашкан Троицк мәйданында торгызалар. Район башкарма комитетының инфратармак үсеше бүлеге мәгълүматларына караганда, аның проект бәясе 10,5 миллион сумнан артык, клубның тамаша залы 50 урынга исәпләнгән.

    Моннан тыш, авыл мәдәният учагында китапханәдә дә урнашачак. Төзелеш өчен акча республика бюджетыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы линиясе буенча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә «Альянсстрой» төзелеш компаниясе подрядчылары диварларны күтәргәннәр инде. Вакыт ашыктыра, әмма, төзүчеләр ышандырганча, моның сыйфатка бернинди зыяны да юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: