Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төбәк буенча иң яхшысы булды

Аксубай шахматчысы Фаил Гафиятуллин Баулыда гроссмейстер Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә багышланган XVIII төбәк шахмат турнирында җиңү яулады.

Ярышларда Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 200гә якын шахматчы катнашты. Шул исәптән Түбән Татар Майнасыннан өченче сыйныф укучысы Фаил Гафиятуллин да. Фаил яшьтәшләре белән барлык матчларны да уңышлы тәмамлады.

Нәтиҗәдә, ул үзенең яшь категориясендә малайлар арасында бәхәссез җиңүче булды.

– Фаил Гафиятуллин әле икенче ел гына шахмат белән шөгыльләнә, ә инде үзен уңышлы уенчы буларак күрсәтергә өлгерде, – ди остазы, Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов. – Шахмат тарихында бу мондый җитди турнирда беренче җиңү. Аңа яңа уңышлар телибез!

 

Фото: Фаил Гафиятуллинның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X