Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тавыш бирүнең беренче көнендә Аксубай районында сайлаучыларның 36 проценттан артыгы тавыш бирде

Бүген иртәнге сәгать 8:00 дә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлауда икенче тавыш бирү көненә старт бирелде.

Аксубай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүнең беренче көнендә районда 7625 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 36,7 процентын тәшкил итә.

573 нче сайлау участогында (2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында) аксубайлылар иң югары гражданлык активлыгы күрсәттеләр. 17 сентябрьдә 20:00 сәгатькә сайлаучыларның 35,3 проценты тавыш бирде. Авыл сайлаучылары арасында Иске Карәт авылы халкы (51,7 процент) һәм түбәнбаландалылар (44,1 процент) иң активлар булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X