Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Тавык өчен” маддәсе буенча

    Бездә, халык әйтмешли, “урынсыз яткан” әйберләргә кул сузарга яраткан категория гражданнар әле дә очрап тора.

    Яңа Тимошкинода яшәүче илле тугыз яшьлек гражданин С., авылдашы йортында әтәч һәм тавыкларның караучысыз утлап йөрүен күреп, аларны урларга ният кыла. 

    Караңгы төшкәч, үзе белән буш капчык алып, күршесенең сараена керә һәм әтәч белән алты тавыгын урлап чыга. Урланган мөлкәтне ул башка күрше хатын-кызга, бер тавыкны составында спирт булган  бер шешә сыекчага алмаштыру шарты белән, сатып алырга тәкъдим итә.

    Яшел еланны кулына төшерү шатлыгыннан карак, калган тавыкларны һәм әтәчне шул ук адресатта онытып калдыра. Алар артыннан соңрак килермен дип уйлагандыр, бәлки. Әлеге административ участокта хезмәт иткән полициянең участок инспекторына җинаятьне кайнар эздән ачу бернинди авырлык та тудырмый. 

    Суд залында гражданин С. үз гаебен таныды, 1750 сум күләмендәге зыян хуҗасына кире кайтарылган. Суд җинаять эшенең бөтен материалларын тикшереп, гражданин С.  кылган  җинаятьнең характерын һәм авырлык дәрәҗәсен исәпкә алып, аңа 180 сәгать срокка мәҗбүри эшләргә тарту сыйфатында җәза билгеләде. Аксубай район суды пресс-хезмәте материаллары буенча.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: