Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татьяна Ларионова: Быел Татарстанда 9 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы төзелә

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, биналарның барысы да яңа стандартлар буенча җиткерелә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова быел Татарстанда 9 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы төзелүен әйтте.

«Бала гаиләдә, бакчада һәм мәктәптә формалаша. Балаларның үсеше өчен уңайлы учреждениеләр, мәгариф оешмалары булдыру өчен республикада бик күп эш эшләнә. Быел республикада федераль бюджет ярдәмендә өч мәктәп белән уналты балалар бакчасы, тулысынча республика хисабына алты мәктәп һәм бер балалар бакчасы төзелә», — дип таныштырды Татьяна Ларионова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, биналарның барысы да яңа стандартлар буенча җиткерелә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев