Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татьяна Голикова бөтен Россиядә битлек режимы гамәлдә булуын искәртте

Аның сүзләренчә, 66 төбәктә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнар өчен чикләүләр саклана.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россиянең барлык төбәкләрендә битлек режимы саклануын әйтте.

«Бүгенгә илнең бөтен төбәкләрендә дә битлек режимы саклана», — диде ул хакимият вәкилләре белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 66 төбәктә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнар өчен чикләүләр саклана, 19 төбәктә чикләү гамәлдән чыгарылган, бишесендә чир йоктыру очракларының Россиядәге уртача күрсәткечтән югары булуы теркәлгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев