Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татмолсоюз Татарстанда сөт җитештерүчеләрнең беренче рейтингын тәкъдим итте

Бу – иң перспективалы предприятиеләр.

Татмолсоюз Татарстанда сөт җитештерүчеләрнең беренче рейтингын тәкъдим итте. 15 җитештерүчедән торган рейтинг предприятиеләрнең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре нигезендә төзелгән. Республика сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов оешманың «Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган идарә утырышында шулай дип белдерде.

«Рейтингка керүчеләрне лидерлар дип саныйбыз. Бу – иң перспективалы предприятиеләр. Рейтинг предприятиеләрнең өч категориясе (терлекләрнең баш саны 1000нән артык, 500-1000 сыер һәм 500дән азрак) нигезендә әзерләнгән. Мәгълүмат чыганагы сыйфатында 2021 елгы статистик мәгълүмат файдаланылды. Тулаем җитештерелгән сөт һәм сыерларның продуктивлыгы бәяләү критерийлары булып хезмәт итте», - дип искәртте докладчы.

Аерым алганда, баш саны 1000 сыердан артык булган предприятиеләр арасында тулаем сөт җитештерү буенча «Кызыл Шәрык Агро», «Агрокөч» һәм «Азык-төлек программасы агросәнәгать комплексы» лидерлар өчлегенә керде. Продуктивлык буенча Әтнә районының «Таң» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, Саба районының «ПМК» һәм Әтнә районының «Тукай» предприятиеләре лидер булды.

500-1000 сыер асраган компанияләр арасында Әлмәт районының Токарликов исемендәге предприятиесе, Әтнә районының «Мәңгәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм Балтач районының «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы кооперативы иң яхшылар дип табылды.

500 баштан азрак сыер асраган компанияләр категориясендә Минзәлә районының «Калморза», Актаныш районының «Нигез» һәм «Чишмә» предприятиеләренә тиңнәр булмады.

«Мондый рейтинг даими нигездә әзерләнер дип өметләнәбез. Якын арада эшкәртүче предприятиеләр буенча рейтинг төзеләчәк», - дип искәртте Пирогов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев