Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“ТАТМЕДИА“дан бүләк тапшырдылар

2018 елның 1 яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча призны “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы җитәкчесе – баш мөхәррир Айдар Моратшин укытучы Геннадий Горбуновка тапшырды.

“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте ел саен үзенең басмаларына  язылган гәзит укучылар арасында  призлар уйната. Анда катнашу өчен ким дигәндә өч басмага язылырга һәм төп приз – телевизор отарга була. Гомумән алганда,  һәр укучының приз иясе булу мөмкинлеге бар. Эш шунда ки, призлар Татарстанның һәр районыннан иң күп суммада подписка рәсмиләштергән язылучылар арасында да уйнатыла. Безнең ике язылучы ике тапкыр кызыксындыру призлары ияләре булдылар, шул исәптән фотоаппарат та оттылар. Быел бу категориядә кызыксындыру призын Геннадий Горбунов алды. 
Геннадий Валерьевич Аксубайның 2 нче мәктәбендә тарих фәнен укыта. Аксубайлылар аны укытучы һәм туган якны өйрәнүче буларак кына түгел, районның атаклы шахматчысы буларак та беләләр. Безнең редакция өчен Геннадий Валерьевич – яхшы иптәш һәм оештыручыларның берсе – район гәзите призына уздырылган шахмат турнирының баш хөкемдары һәм гәзитнең даими язылучысы. 
– Кәгазь төрдәге даими басмаларны интернет-төргә беркайчан да алмаштырмам, – дип белдерде Геннадий Горбунов. – Район гәзитен яздырып алсам да, электрон төрдәгесен дә укыйм. Эштә куллану, белем дәрәҗәсен арттыру һәм рухи азык  алу өчен күпсанлы гәзит-журналлар яздырам.
Ул бәйгедә дүртенче тапкыр катнашуын һәм телевизор оту өчен алга таба да катнашачагын белдерде.
Район гәзитенең баш мөхәррире Айдар Моратшин язылучыны мәктәптә, дәрес башланыр алдыннан котлады һәм приз тапшырды. Парта артына утырган укучыларның да безнең  гәзитне яздыручылар икәнен белү үзе бер шатлык. Чөнки Аксубайның 2 нче мәктәбе район гәзите призына шахмат турнирында иң зур команданы тәкъдим итә һәм җиңүчеләр приз буларак район гәзитенә подписка оталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев