Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Татмедиа» бинасы мәйданчыгында узган «Тоталь диктант»та 40 кеше катнашты

Казанда акция үткәрү өчен барлыгы 230 урын оештырылган.

«Татмедиа» бинасында «Тоталь диктант» мәйданчыгында 40 кеше катнашты. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына мәгариф акциясенең төбәк координаторы Вячеслав Шаталов сөйләде.

Быел чарада катнашучылар Дмитрий Глуховский тексты буенча диктант язды, ул акция өчен махсус язылган. Автор әсәре буенча шулай ук кыска метражлы фильм төшерелгән, ул киң тамашачыга бу елның көзендә тәкъдим ителәчәк. «Тоталь диктант»та катнашучыларның кинокартина белән башка тамашачылардан алдарак танышу мөмкинлеге булды.

2021 елда Татарстанда акция үткәрү өчен 630 мәйданчык оештырылган. Шул ук вакытта аларның 230ы Казанда урнашкан.

Элегрәк быел Татарстанда мәгариф акциясендә рекордлы санда кеше катнашканлыгы хәбәр ителгән иде. 

 

Чыганак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X