Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туган, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүген 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Журналистлар исеменнән аны «Татмедиа» медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков тәбрик итте.

«Айдар Сәетгәрәй улының төп сыйфаты шунда ки, ул безнең барыбыз кебек үк журналист. Ул „Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесеннән алып тармак җитәкчесенә кадәр бөтен карьера баскычы буйлап узган. Басма матбугатта да, электрон гаммәви мәгълүмат чараларында да эшләгән, телекомпания директоры да булган – шуңа күрә журналист эшенең барлык нечкәлекләрен дә белә. Сәлимгәрәевнең медиапроектларны үстерүдә гаять зур тәҗрибәсе бар. Республикада күпчелек проектлар аның катнашында гамәлгә ашырылды. Аны аерып торган тагын бер сыйфат – яңа эш формаларына, журналист хезмәтенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыруга омтылу. Безнең өчен бу бик зур кыйммәткә ия», - диде Садыйков.

Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туган, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә – өлкән редактор, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры булып эшләгән.

2006-2008 елларда – «ТР „Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы» дәүләт учреждениесенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы һәм генераль директор урынбасары.

2008-2012 елларда - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директор.

2015 елда айдар Сәлимгәрәев ТР Президенты Департаменты җитәкчесенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын били, ә 2018 елның февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмати-аналитика идарәсе башлыгы булып эшли.

2019 елның 23 сентябреннән «Татмедиа» Республика агентлыгын җитәкли.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев