Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татлы тамыр басуында эш кайный

    “Аксу Агро“ агрофирмасында шикәр чөгендере мәйданнары көннән-көн кими бара.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге культура чәчелгән 3 мең гектар мәйданның 1,9 мең гектардан артыгыннан татлы тамыр казып чыгарылган.

    Бу план күрсәткеченә карата 63 процентны тәшкил итә. 43 мең тоннадан артык татлы тамыр казып алынган. Шикәр чөгендерен казып алу комбайннары туктаусыз эшли һәм һава торышы бозылганчы эшләрне тәмамларга ниятли. Ике сменада эшләү көн саен татлы тамыр җыю мәйданын ике тапкырга арттырырга ярдәм итә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: