Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның яшь гаиләләре авылда социаль ипотека буенча йортлар ала алачак

Карар проекты белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды шөгыльләнә.

Татарстан Республикасының яшь гаиләләре авыл җирендә социаль ипотека программасы буенча шәхси йортлар ала алачак. Бу хакта «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә «Татарстан Республикасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә социаль ипотека системасында торак урыннары бирү тәртибен раслау турында»гы карар проекты каралды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, «ТР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Карар проекты белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды шөгыльләнә. Яңа документ буенча яшь гаиләләр социаль ипотека программасына авыл җирлегендә индивидуаль торак төзелеше мөмкинлеге булган гаиләләрне кертәчәкләр.

«Исегезгә төшерәбез, җир кишәрлекләре бирү буенча ташламалы категорияләргә шулай ук табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм мәдәният хезмәткәрләре дә керә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, «ТР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе президиумы утырышында Татарстанда 11-13 сентябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәләре, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары структурасын формалаштыру һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеге мониторингы күрсәткечләре каралды. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев