Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның ветеринария идарәсе: Кош гриппы Татарстанга якынайды

Октябрь башыннан Төмән, Оренбург, Самара, Саратов өлкәләрендә, Башкортстанның Туймазы районында, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә кош гриппының яңа чыганаклары ачыкланган.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кош гриппы Татарстанга якынаюы турында кисәтә.  

Кош гриппы буенча эпизоотик вазгыять киеренке кала. Октябрь башыннан Төмән, Оренбург, Самара, Саратов өлкәләрендә, Башкортстанның Туймазы районында, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә кош гриппының яңа чыганаклары ачыкланган.

«Кош гриппы Татарстанга бик якын. Бүген республикада авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошларында аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча вазгыять имин», — диде Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.

Ел башыннан Россиянең 12 төбәгендә кош гриппының 22 очрагы билгеле, аларның 10 сы — кыргый фаунада, 12 се — йорт кошлары арасында.

Баш ветеринария идарәсе күчмә кошларның көзге миграциясе чорында инфекция кертү ихтималы зур булуын кисәтә. Киек кошлар — кош гриппы вирусының төп йоктыручылары.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев