Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанны Россиядә тәкъдим итте

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге полициянең участок вәкиле Альберт Вафин полициянең участок вәкилләре арасында уздырылган Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итте.

Конкурс ЭЭМның Барнаул юридик институты базасында үтте, анда Россия Федерациясенең 84 субъекты катнашты.

 – Бүген полициянең участок вәкиле – ул эчке эшләр органнары нигезе, бу бигрәк тә торак секторда, административ участокларда күзгә ташлана, – дип билгеләп үтте, конкурсны ачып, Россия ЭЭМ ГУ җитәкчесе урынбасары  полиция генерал-майоры Вадим Гайдов.

Участок вәкилләрен “халыкныкы” дип очраклы гына әйтмиләр,  чөнки алар үз участокларындагы һәр кешене беләләр һәм алар  тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер.

Бәйгенең төбәк этапларында җиңүче участковыйлар ике көн дәвамында вакыйгалар булган урыннарны тикшерү, дәлилләрне ачыклау һәм теркәү, шикле затны фотога төшерү һәм хәтта коралдан төз ату күнекмәләрен тәкъдим итеп, иң яхшы исемен яулар өчен Россия дәрәҗәсендәге ярышларда көч сынаштылар. Теоретик өлештә кануннарны белү буенча белем тикшерелде.

Конкурста катнашучыларның физик әзерлеге һәм кул сугышы күнекмәләре бәя бирүдә төп критерийларның берсе булды. Коми Республикасыннан  участок вәкиле Антон Масальцев һөнәр буенча иң яхшысы булды.

Ә Аксубай районы участок вәкиле Альберт Вафин РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында илнең иң яхшы медигы булып, медицина буенча конкурста беренче урынны алды һәм илнең иң яхшы участок уполномоченныйлары унлыгына керде.

– Участок вәкиле Вафин республика бәйгесендә  җиңде һәм Россия Федерациясе дәрәҗәсендәге һөнәри осталык бәйгесендә Татарстан өчен лаеклы чыгыш ясады. Ул ЭЭМ системасында 14 ел эшли,  шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе участокларының берсе – 22 нче административ участокка хезмәт күрсәтә, – дип сөйли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге  җитәкчесе Илгиз Алмакаев.

Сүз уңаеннан, полициягә әтисе Илһам Вафин эшен дәвам итеп килгән Альберт Вафин уңышларга ирешүдә коллегаларының да роле зур дип саный. 

– Минем янәшәмдә булып, конкурс дәвамында минем өчен җан аткан бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаевка, полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семеновка, участок вәкилләре җитәкчесе  Идеал Ибраһимовка һәм участок вәкилләре коллективына рәхмәт әйтәсем килә, – дип билгеләп үтте Альберт.

Алган Дипломына өстәп ул Барнаулдан Россия ЭЭМның Мәскәү шәһәре департаментыннан швейцар сәгате дә алып кайтты. 

Фото Альберт Вафинның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев