Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның Премьер министр урынбасары: “Эшнең барлык юнәлешләре буенча да уңай динамика күзәтелә»

Аксубай муниципаль район советының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразиев, спорт министры Владимир Леонов, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, инвесторлар катнашты.

Бер тапкыр күрүең яхшырак 

Аксубай җирендә кунакларны милли колорит –ипи-тоз, чәк-чәк һәм чуаш эчемлеге – сыра белән каршы алдылар. Район мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы тармаклары буенча эш динамикасы, кече  һәм урта бизнес продукциясе, районның агросәнәгать комплексы  тәкъдим ителде. Татарстанда эшче һөнәрләр  буенча Чемпионат үткәрү елында Аксубай универсаль технологияләр техникумы экспозициясе зур урын алып торды. Пешекчеләр һәм кондитерлар үзләренең осталыкларын күрсәтте, ә техникум директоры Фәргать Аюпов техникум турында сөйләде. 
Китапханә системасы хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына күргәзмә, ә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре районның төрле тармакларындагы үсешне тәкъдим иттеләр 

Район башлыгы: ел уңышлы булды 

Сессия район башлыгы Камил Гилмановның йомгаклау доклады белән башланды.Ул муниципаль районның 2018 нче елның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2019 нчы елга бурычлар белән таныштырды. Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте адресына мөһим мәсьәләләрне чишүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Республикада, шул исәптән Аксубай районында да дистәләгән республика һәм федераль программалары тормышка ашырылды. Региональ дәрәҗәдәге теләсә кайсы хуҗалык итүче субъектның төп күрсәткече булып, җитештерелгән товарлар һәм хезмәтләрнең бәясен күрсәтүче, тулы территориаль продукт санала. 

2018 нче ел нәтиҗәләре буенча (соңгы нәтиҗәләр әле чыгарылмаган) әлеге күрсәткеч 129 процентка артып 13,2 млрд сумга җитте.Әлеге күрсәткечнең артуы  соңгы 5 ел эчендә 190 процент тәшкил итте. 

Ел дәвамында19 миллиард  857 миллион сумга   шәхси товар җитештереп озатылган. Җан башына исәпләгәндә 687 мең сум тәшкил итә. 
Керемнәр буенча план 809 миллион сум күләмендә үтәлгән. Салым һәм салым булмаган керемнәр 251 миллион сум күләмендә үтәлгән. 2018 нче ел нәтиҗәләре  буенча Аксубай районы, Татарстан Республикасының барлык  муниципаль  районнары һәм шәһәр округлары арасында, социаль-икътисадый үсеш рейтингында 22 нче урында,  шәһәр һәм авыл җирлекләре булган 18 муниципаль район арасында 4 нче позициядә торабыз,-  дип билгеләп үтте район башлыгы . 

Агросәнәгать комплексы - икътисад нигезе 

Муниципаль берәмлекнең икътисадын үстерүнең төп секторы районның агросәнәгать комплексы булып 7 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 62 крестьян (фермер) хуҗалыгы ( шулар арасында 33 гаилә фермасы) тора. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 1120 кеше эшли. 2019 нчы елга авыл хуҗалыгының тулай продукция үсешен 104 % ка арттырып 2 миллиард сум дәрәҗәсенә җиткерү көтелә. Авыл хуҗалыгыннан кергән акча 112 % тәшкил итеп 1 миллиард  328 миллион сумга җитте. 

Район игенчеләре гектарыннан уртача 26,4 центнер уңыш алып 91 мең тонна бөртек җыйдылар.Терлекчеләребез дә начар эшләмәде – тулаем сөт савымы 27,3 мең тонна тәшкил итте, тере үлчәмдә 2275 тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Район буенча ел ахырына мөгезле эре терлекләр саны, 2017 нче ел белән чагыштырганда, артым белән 17 мең 200 баш тәшкил итә . 

Районның гаилә фермаларында мөгезле эре терлекләр саны (130% ка) сизелерлек артуы күзәтелә.Районда барлыгы 2 мең баш мөгезле эре терлек, шулардан 598 сыер, 207 сарык һәм 9200 баштан артык кош исәпләнә. Ел буена 4029 тонна сөт һәм 522 тонна ит җитештерелгән. Җитештерү күрсәткечләре арту белән бергә акча кереме үсешендә дә  уңай динамика сизелә. Авыл хуҗалыгы тармаклары, шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары, гаилә фермаларының актив үсеше авыл халкының тормыш дәрәҗәсе артуга уңай тәэсир итә. Районның 68 % халкы авыл җирлегендә яши. Бу 9,5 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше исәбенә районның авыл халкын эш белән тәэмин итү проблемасы өлешчә  хәл ителә. 

Авыл халкына ярдәм итеп... 

Дәүләт авыл кешеләренең инициативасын хуплый. 2018 нче елда шәхси хуҗалыкларда савым сыеларын һәм кәҗәләрен тоту чыгымнарының бер өлешен кайтару өчен республика бюджетыннан 13 миллион сум якын акча бүлеп бирелде. 

Районда сөт җитештерү юнәлешендәге мини-фермалар төзү буенча республика программасына ихтыяҗ бар, әлеге программа эшли башлаганнан бирле 62 мини- ферма,.2018 елда- 2,7 миллион сумга 15 мини- ферма төзелгән. Ел саен муниципаль бюджеттан 5 һәм аннан да күбрәк сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә.Соңгы 4 елда  шәхси хуҗалыкларга 1 миллион 220 сумга 67 сыер саву аппараты бирелде. Совет утырышында тагын 11 сыер саву аппараты бирелде.

Район программасы алдагы елларда да эшләячәк. 

Камил Гилманов билгеләп үтүенчә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар санын, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү , авыл халкын эш белән тәэмин итү-җирле үзидарә башлыкларының  төп максаты һәм эшчәнлекләрен бәяләүдә төп критерий  булып тора.  

Район башлыгы авыл халкының инициативасын хупларга һәм иң мөһим булган сорауларның берсе яшьләрне авылда калдыру мәсьәләләрен хәл итәргә әзер. Соңгы өч елда районга 15 яшь белгеч кайтты. Аларга ел дәвамында 300 мең  сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган дәүләт ярдәме, айлык хезмәт хакына 7500 сум күләмендә өстәмә түләү каралган. 

“Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле милли проект кысаларында 2016 елдан авылда яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы аша  30 миллионнан артык субсидия бүлеп бирелгән, 16 йорт төзелгән, 8 торак бина, шул исәптән авылдагы 19 яшь белгечкә сатып алынды. 

Ипи дә, гөмбә дә үстерәбез 

Кондитер,камыр ризыклары, алкогольсез эчемлекләр һәм кесәл җитештерүче тармаклар сәнәгать җитештерү предприятиеләре үсешенә зур өлеш кертәләр. 2018 нче елда исемлек буенча 30 эшче, уртача товар әйләнеше 14 миллион 213 мең сум тәшкил иткән. “Аксубай урман хуҗалыгы” ел дәвамында товар җитештерүдә 9 миллион 930 мең сум күләмендә хезмәт күрсәткән. “Вамин-Татарстан”бүлекчәсе - “Аксубай сөт заводы” 70 кешене эш белән тәэмин итеп, ел буена 6600 тонна сөт, 256 тонна май, 130 тонна сыр җитештерде. 56 кешене эш белән тәэмин итеп “ГАРАНТ “ сәнәгать мәйданчыгы үсеш ала, товар әйләнеше 118 % ка арткан һәм 78 миллион сум тәшкил иткән. 

 2018 нче елның августында  Самаренкин Анатолий Константиновичның күмәк фермер хуҗалыгында гөмбә хуҗалыгы төзелеше тәмамланды.Бүгенгесе көндә предприятиедә 16 кеше эшли. Гөмбә җитештерү тулы көченә эшли башлагач бер айлык җитештерү күләме 10 тоннага кадәр җитәчәк. 2019 елда  шәхси чәчү мицелиясе җитештерү буенча цех төзү, шулай ук Иске Тимошкино җирлеге территориясендә яңа җитештерү предприятиесе –бетон һәм тимер–бетон эшләнмәләр җитештерү буенча завод ачу планлаштырыла. . 

Территорияләргә  комплекслы үсеш.. 

Район башлыгы Камил Гилманов әйтүенчә, район командасының бөтен эше җирлекнең комплекслы үсешенә юнәлдерелгән. Соңгы елларда федераль һәм  республика программалары ярдәмендә   торак йортлар, социаль-әһәмиятле объектлар төзелде һәм файдалануга тапшырылды, суүткәргечләр үткәрелә, юллар төзелә. 

2018 нче елда 8 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Капиталь кертемнәрнең гомуми күләме 443 миллион сумнан артык тәшкил итте, шуларның 373 миллионы республика бюджетыннан. 24 миллионы– җирле бюджеттан, 24,4 миллионы бюджеттан тыш чыганаклардан, 21,7 миллионы федераль бюджеттан финансланды. 

Район башлыгы мәгариф системасы, сәламәтлек саклау һәм башка  социаль сфералардагы төп юнәлешләр буенча мәгълүмат бирде. Объектларга капиталь ремонт ясау һәм төзекләндерү, яңаларын төзү мәсьәләләренә аерым тукталды.. 

Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мисалында район икътисады турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча беренче урынбасары Илшат Муратшин сөйләде. 

Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова  утырышта катнашучыларны үз ведомство карамагындагы җирлек территориясендә 6 ел эчендә юл хуҗалыгы,төзелеш ТХК сы өлкәсендә 7 программа кулланылуы белән таныштырып узды. Яңа су челтәре салынды, 2 су башнясы урнаштырылды, 3 артезиан скважинасы борауланды, 2 авыл клубы , бер ФАП  һәм полиция участок уполномоченныена административ-торак комплексы төзелде. 2018 нче елда  Емелькино авылы халкы авылның барлык торак пунктларын тоташтыра торган каты өслекле юллы булды. Авыл җирлеге башлыгы шулай ук үзарасалым программасына да тукталды. Ул әлеге программаның җирлектәге күп кенә мәсьәләләрне чишүгә ярдәм итүен билгеләп үтте. 

Район тотрыклы рәвештә үсә

Республика парламентындагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Татарстанның Дәүләт Советы комитетының  экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану председателеның урынбасары буларак Хафиз Миргалимов район башлыгының әйткән сүзе һәм эшләгән эше бер – берсеннән аерылмавын билгеләп үтте. 
Ул районга берничә ел элек булган визитында башкарма хакимият органнарының хәл ителмәгән административ биналары булуын искә төшерде. Район башлыгы районда беренче чиратта социаль объектлар,фермалар, юллар төзеләчәк, авыллар төзекләндереләчәк дигән фикерне җиткерде. 

Хафиз Гаяз улы: ” Районда территория үсеше буенча күп эшләр эшләнгән. Бу район җитәкчелегенең , шулай ук авыл җирлекләре башлыкларының зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Без муниципаль берәмлекләр башлыкларының закон чыгару инициативаларын күрергә теләр идек , чөнки закон чыгару вертикале алдынгы төбәктә, нәкъ менә авылда, җирлекләрдә урнашкан," - дип билгеләп үтте. 

Ул җирле үзидарә башлыкларын проблемаларын уртаклашырга чакырды, чөнки әлеге проблемаларны  республика чикләрендә генә түгел, Россия Федерациясе чикләрендә дә закон дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин булыр иде. 

Вәсил Габделгаяз улы: “Президентыбыз – Рөстәм Нургали улы идарә итү системасын  оештырганда һәм дәвам иткәндәаның  һәр муниципалитетка, һәр министрлыкка, ахыр чиктә, Татарстанның һәр кешесенә барып җитүенә игътибар итә”, – дип билгеләп үтте . 

Татарстанда 39 президент программасы эшли.Быел  гомуми суммасы 42 миллиард сум тәшкил иткән 40 программа эшләячәк.Бүген һәр муниципалитет, һәр җитәкче гомуми бюджет акчаларын җәлеп итеп, кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм итү, уңайлы шартлар тудыру буенча президент программасына керергә тели. 

Аксубай районына гомуми нәтиҗәләр ясаганда ул, «Һәр юнәлеш буенча үсеш уңай динамика күзәтелә, димәк, район бер урында гына тормый», - дип басым ясады. 

- Сез булдырасыз, инвестицияләр эзлисез. Әгәр уңай динамика бар икән, димәк, алга таба үсеш, күрсәткечләрне арттыру өчен резервлар да бар, дип билгеләп үтте Вәсил Шәйхразиев. 

Йомгаклау утырышында район тормышы үсеше  мәсьәләләрен хәл итүдә булышучы Дәүләт Советы депутатлары һәм инвесторлар катнашты. Премьер министр урынбасары район җитәкчелеген, депутатлар корпусын алга таба районның тормыш дәрәҗәсен һәм анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев