Татарстанның «Мулла» фильмы Европада күрсәтеләчәк
Октябрь аенда Татарстанның «Мулла» фильмын Европа шәһәрләрендә тәкъдим итәләр.
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
5-12 октябрь көннәрендә Татарстан картинасы Берлинда, Франкфуртта, Женевада, Венада һәм Прагада күрсәтеләчәк.
«Мулла» фильмы Россия генә түгел, ә Мисыр, Италия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары тарафыннан да яхшы кабул ителде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев