Татарстанның Лаеш районында гөмбә җыярга киткән ир-ат югалган
Ир-ат Державино авылы янындагы Пәрәү урманында адашкан.
Татарстанның Лаеш районында гөмбәгә китеп югалган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кичке җиделәр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хатын-кыз шалтыраткан. Ул иренең көндез гөмбә җыярга киткәнлеген, биш сәгать узганнан соң шалтыратуын һәм адашуын әйткәнлеген сөйләгән.
Ир-атны Державино авылы янындагы Пәрәү урманында коткаручылар, полицейскийлар һәм волонтерлар эзли.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев