Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның Конституцион судының өч яңа судьясы билгеләнде

Гүзәл Удачина Конституцион судта эшләячәк.

Татарстан Конституцион судының өч яңа судьясы билгеләнде. Алар арасында моңа кадәр Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып эшләгән Гүзәл Удачина бар. Судьялар вазифасын, шулай ук, Марат Хәйруллин, Фәнис Мусин башкарачак. Бу хакта бүген Дәүләт Советы утырышында билгеле булды.

Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Татарстанның Конституцион суды алты судьядан торганын әйтте. Алар республика Президенты һәм парламент рәисе тарафыннан тәкъдим ителә. Судья ун елга сайлана, кабаттан сайлау мөмкин түгел.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Марат Хәйруллинның 26 ел суд органнарында эшләгәнен билгеләп узды. «Аның тәҗрибәсе, абруе Конституцион суд эшендә файдалы булыр дип ышанам», — диде.

Фәнис Мусин кандидатурасын Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте, аның суд җәмәгатьчелегендә абруе зур булганын искәртте. Юрий Камалтынов Гүзәл Удачинаның да югары профессионализмга ия шәхес булуын ассызыклады.

Яңа судьялар үз вазифаларын гадел һәм намуслы итеп үтәү, Татарстанның Конституцион корылышын яклау, Конституция үтәлеше өчен җавап бирү турында тантаналы рәвештә ант иттеләр.

Рәйсә Сәхиева, Людмила Кузьмина, Артур Шакараевның вәкаләтләр срогы чыккан. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев