Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның иң яхшы комбайнчыларына акчалата бүләк тапшырдылар

Механизаторлар, комбайн классыннан һәм суктырылган ашлык күләменнән чыгып, 50 мең, 40 мең яки 20 мең сум акча ала

Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсына йомгак ясалды.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп суктырылган ашлык күләме һәм иң күп чаптырылган мәйдан күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүчене билгеләде. Механизаторлар, комбайн классыннан һәм суктырылган ашлык күләменнән чыгып,  50 мең, 40 мең яки 20 мең сум акча ала, диелә ведомство хәбәрендә.

Ярыш комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен үткәрелә.

Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника куәтләре буенча төркемнәргә бүленгән иде. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә — 140тан 230 ат көченә кадәрге, икенчесенә — 230дан 290 ат көченә кадәрге, өченчесенә — 300дән 326 ат көченә кадәрге, дүртенчесенә  351дән 530 ат көченә кадәрге техника кертелде. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә — МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барылды, диелә хәбәрдә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев