Татарстанның фигуралы шуучылары Россия кубогы этапларында призлы урыннар алды
Казанның тимераякта синхрон фигуралы шуу буенча командалары Россия Кубогының беренче этапларында уңышлы чыгыш ясады.
Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанның ике командасы Мәскәүдә узган Россия Кубогының I этабында көмеш медальләр яулады. «Казаночка» – беренче разряд программасы буенча, «Зилант» – икенче разрядлы программа буенча икенче урын алды.
Казанның «Идел» командасы Новоуральскида спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча тимераякта синхрон фигуралы шуу буенча Россия Кубогының II этабында бронза медаль яулады, диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: minsport.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев