Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның өч торак пунктында котыру авыруы буенча карантин кертелде

Чикләүләрне хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай узгач алачаклар.

Татарстанның өч торак пунктында котыру авыруы буенча карантин кертелде. Татарстан Республикасы Президенты указы республика җитәкчесенең рәсми порталында басылды.

«Татарстан Республикасының торак пунктлары территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга, Алексеевск районының Яңа Спас авылы, Зәй районының Утяшкино һәм Яңа Чишмә районының Шахмай авылында  карантин билгеләргә», — диелә документта.

Чикләүләр гамәлдә булган вакытта авылларда йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны читкә чыгару, кыргый хайваннарны тоту, чирле хайваннарны иткә чалу, аларның сөтен куллану тыела. Шулай ук сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә генә сатарга һәм кулланырга, тиресен һәм йонын дезинфекциясез сатарга ярамый.

Режим хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай узганнан соң бетереләчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X