Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның баш эпидемиологы: Прививка ясатсаң, коронавирус йокмаячак

Татарстанда якын арада коронавирус инфекциясеннән вакцина кайтачак.

Татарстанга якын арада коронавирус инфекциясеннән вакцина кайтачак. «Прививканы ясатсаң, коронавирус йокмаячак», — диде түгәрәк өстәл барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов.

Коронавирустан саклый торган вакцинаның исеме «Гам-КОВИД-Вак». Аның сәүдә маркасы «Спутник V», ул беренче тапкыр Россия Федерациясендә Гамалея институтында эшләнгән. «Без хәзер шул вакцинаны көтәбез», — диде Лопушов.

Аның сүзләренчә, вакцина составы «тере» вирустан тормый, бу генинженер вакцинасы. Баш эпидемиолог Татарстанда бу прививканы иң элек авыру йоктыру куркынычы зур булган кешеләргә ясаячакларын әйтте. Вакцина ике этапта үткәрелә. Икенче дозасы өч атнадан кертелә.

«Теләсә нинди вакцинация кешенең үз ихтыяры белән ясала. Вакцинация алдыннан кешенең ризалыгы алына һәм сәламәтлеге тикшерелә», — диде Дмитрий Лопушов.

Коронавирустан вакцина бушлай. Татарстанга кайтарылачак партия дәүләт учреждениеләрендә булачак, хосусый клиникаларга вакцина килә алмый. «Әгәр акчага тәкъдим итү очраклары булса, бу ялган», — диде ул.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X