Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның 50 мәктәбендә яңа федераль белем бирү стандарты сынала

Яңартылган белем бирү стандартлары 2022-2023 уку елының 1 нче сентябреннән гамәлгә кертеләчәк.

Хәзер Татарстанның 50 мәктәбендә яңа федераль белем бирү стандарты сынала. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Ул яңартылган стандартлар 2022-2023 уку елының 1 нче сентябреннән гамәлгә керәчәген искәртте. Ул туган тел һәм туган тел әдәбияты предметына юнәлдерелгән.

Министр татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгәнен әйтте. «Туган телләр буенча 15 тән артык дәреслекнең, 1-4 класслар өчен тәрҗемә ителгән дәреслекләр буенча 38 укыту-методик комплектының федераль исемлеккә керүен көтәбез. Алар барысы да экспертиза узган. 5-9 сыйныфлар өчен 41 укыту-методик комплекты татарчага тәрҗемә ителгән», — диде ул.

Дәүләт теле буларак татар теле, туган тел буларак татар теле һәм татар әдәбиятыннан яңа программалар эшләнгән. Алар белем бирү оешмаларының федераль реестрына кертелгән.

Хәзер башлангыч сыйныфлар өчен «Туган татар теле» һәм 1-9 сыйныфлар өчен «Татарстан Республикасы дәүләт теле — татар теле» УМК ларын федераль исемлеккә кертү эше оештырылган. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев