Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Татарстанның 100 легендар бренды»на тавыш бирүгә йомгак ясалды

Конкурсның ике этабы барышында республика халкы 900 брендның иң яхшыларын сайлап, 200 меңгә якын тавыш бирде.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстанның 100 легендар бренды» дигән масштаблы халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.

Конкурс 20 гыйнвардан 6 апрельгә кадәр дәвам итте. Аның ике этабы барышында республика халкы, 900 брендның иң яхшыларын сайлап, 200 меңгә якын тавыш бирде.

Проект, шул исәптән, озак еллар Татарстан файдасына хезмәт иткән, аның чәчәк атуына ярдәм иткән төрле тармак коллективларына хөрмәт күрсәтүне максат итеп куйган иде.

20 гыйнвардан 21 февральгә кадәр узган беренче этап барышында татарстанлылар 16 тармакта яраткан брендлары өчен тавыш бирделәр һәм нәтиҗәдә иң яхшысын 57сен билгеләделәр. Сәнәгать өлкәсендә дәгъвачылар арасында көрәш аеруча кискен булып чыкты.

1 мартта старт алган икенче этап вакытында Татарстан халкы төбәкнең 43 районында берәр брендны сайлады. Шулай итеп, бу этапта бер кеше 43 тапкыр тавыш бирә алды.

 «Тавыш бирү активлыгы буенча Алексеевск, Мөслим, Баулы, Яңа Чишмә районнары лидер булды, тавыш саны буенча икенче урында – Буа, Лаеш һәм Саба», – диделәр чараны оештыручылар.

Яңа типтагы Covid-19 коронавирусы таралу шартларында проект татарстанлыларга берләшү мөмкинлеге бирде, дип өстәде конкурс инициаторлары.

Шул ук вакытта оештыручылар кайчагында фальсификация омтылышлары булуын теркәгән. Кайбер муниципалитетларда виртуаль IP-адреслардан яки Россиядән читтә урнашкан адреслардан күпләп тавыш бирү булган. Нәтиҗәдә, күпчелек тавыш җыйган катнашучыларның нәтиҗәләре юкка чыгарылган.

Тавыш бирүнең йомгаклау нәтиҗәләре http://100brand.ru/ сайтында урнаштырылган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X