Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанлыларны юлларда бозлавык хасил булачагы хакында кисәттеләр

    Бүген республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак

    Бүген Татарстанда юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Бүген республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә, талгын.

    Көндез һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк.

    КФУ профессоры татарстанлыларны көннәрнең суытачагы һәм җепшек кар явачагы хакында кисәткән иде. Белгеч сүзләренчә, быел Казанда тәүлеклек уртача температура 0 градус аша ун көнгә соңга калып күчәчәк. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Фото архив/Михаил Захаров 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: