Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанлыларны күптомлы басма өчен фронт хатлары белән уртаклашырга чакыралар

Татарстанда «Наркомы Победы» күптомлы басмасы әзерләнә.

Җыентыкның бер томында СССРның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә мөселманнарның Диния нәзарәтенең керткән өлешен яктырту планлаштырыла. Фронттан хатлар китапның мөһим өлеше булачак.

Басманы әзерләүдә Татарстанда яшәүчеләр дә катнаша ала. Алардан үзләрендә сакланган фронт хатлары белән уртаклашу сорала. Бу хакта Федераль казначылык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатларның скан-күчермәләрен ruslanufkrt@mail.ru почтасына җибәрергә яки WhatsApp мессенджерында фотосурәтләр рәвешендә (7(987)297-03-13 телефоны буенча җибәрә ала.  

Күптомлыкны Россия Финанс министрлыгының Татарстан Фәннәр академиясе Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән әзерли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев