Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанлылар цифрлы грамоталылыкны тикшерү өчен тест уза ала

«Цифрлы диктант»та 24 апрельгә кадәр катнашып була.

«Цифрлы диктант» акциясе старт алды, аның ярдәмендә теләгән һәркем интернет-технологияләр өлкәсендә үз белемнәрен тикшерә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 ел биремнәре дүрт блокка бүленгән: цифрлы куллану һәм компьютер грамоталылыгы нигезләре, цифрлы компетенцияләр, цифрлы иминлек, яңа технологияләр. Сорауларга җавап биреп, катнашучы «Хаталар өстендә эш» бүлегенә керү мөмкинлеге алачак. Биредә катнашучы кайсы яклап белемен күтәрергә һәм нинди күнекмәләр өстендә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат ала.

Быел җиде яшьтән алып 13 яшькә кадәрге катнашучылар өчен интерактив тест, шулай ук 60+ категорияле гражданнар өчен вариант эшләү яңалык булып тора.

Биремнәрне 24 апрельгә кадәр цифрлы диктант.рф сайтында башкарырга мөмкин. 

 

Чыганак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X