Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанлылар «Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән языла ала

    3 декабрьдән башлап 13 декабрьгә кадәр почта бүлекчәләрендә басмаларга 13 процентка кадәр ташлама белән язылып була.

    Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була. Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра.

    Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына, район газеталарына язылып була.

    Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

    3-13 декабрь көннәрендә почта бүлекчәләре аша «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнасе» газеталарына язылу 90 сумга арзанрак – 666,3 сум. Шулай ук альтернатив язылу да 30 сумга арзанайды, бары тик ташламалы язылу ункөнлегендә генә безнең мөхәррияттә 450 сумга язылып була.

    ИГЪТИБАР: без кышкы язылуны татлыландырырга булдык. Һәм «ТАТМЕДИА» АҖнең район газетасы мөхәррияте филиалында язылу нәтиҗәләре буенча яңа ел каникулларыннан соң ук – 2021 елның 15 гыйнварында бер капчык шикәр комы уйнатачакбыз.

    Бу хакта тулырак әлеге сылтама буенча укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: