Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанга килүчеләр Covid-19 булмавы турында белешмә белән изоляция узмаска мөмкин

    Республикада коронавирус таралуны булдырмау буенча чараларга чираттагы төзәтмәләр кертелде.

    Татарстанда, әгәр үзләрендә яңа Covid-19 тибындагы коронавирус булмавын исбатлый алсалар, республикага килүчеләргә үз-үзләрен изоляцияләүгә китмәскә рөхсәт иттеләр. 

    «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы төбәк Министрлар Кабинеты карарына тиешле үзгәрешләр Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан кертелде.

    Аерым алганда, «яңа коронавирус инфекциясеннән сәламәтләнгән затлар, медицина оешмаларының расланган документлары булганда» үз-үзләрен изоляцияләүгә китмәү хокукына ия булды.

    Моннан тыш, Татарстанга килер алдыннан Россиянең башка төбәкләрендә ике атна обсервациядә булганнар үз-үзеңне изоляцияләүгә китмәячәк.

    Моннан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү таләбе хәзер коронавируска республикага килгәнче ике көн кала тискәре тест тапшыручыларга кагылмый.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: