Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанга 134 турист чит илдән коронавирус йоктырып кайткан

Авыручыларның күпчелек өлеше Төркиягә туры килә, анда ял итеп кайтучылар арасында 59 очрак теркәлгән.

Чит илдән Татарстанга кайткан 134 туристның коронавирус йоктыруы ачыкланган. Республикада яшәүче тагын 65 кеше Россия курортларында Сovid-19 йоктырган.

«Барлыгы 199 очрак теркәлгән. Шул исәптән 134 кеше чит илдән кайткан. Авыручыларның күпчелек өлеше Төркиягә туры килә, анда ял итеп кайтучылар арасында 59 очрак теркәлгән. Калганнары Танзания (9 кеше), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (8), Мисыр (6), якын чит илләрдән (29) кайтычуларда һәм башка аерым очракларда ачыкланган», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, республика аэропортларында санитар-карантин контроле дәвам итә. Соңгы тәүлектә 45 самолетны, 6 меңнән артык пассажирны һәм экипаж әгъзаларын тикшерделәр.

Моннан тыш, Роспотребнадзор Россиягә килгән чит ил кешеләрен контрольдә тотуын дәвам итә. 7 майдан 3 611 кеше тикшерелгән, алар арасында чир йоктыру очраклары ачыкланмаган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев