Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстандагы биш район 2020 елда торак төзү буенча планны үтәгән

Гыйнвардан башлап республикада торакның 80 процентка якынын кулланышка тапшырганнар.

Татарстанда Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш районнары 2020 елда торак төзү буенча планны башкарган. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш министры Айрат Айзатуллин сөйләде.

Гыйнвардан башлап республикада 2 млн 367 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган, бу якынча 80 процентны тәшкил итә. Социаль ипотека буенча 2,6 мең фатирлы 90 йорт эксплуатациягә бирелгән. Калган 40 йортның 35е югары әзерлек дәрәҗәсендә, бишесе уртача әзерлектә.  

Инвестицион торак төзелеше программасы буенча 2020 елда 177 күпфатирлы йорт тапшырылырга тиеш. 133 объект тапшырылган (еллык планның 70 проценты). Калган йортлар югары әзерлек дәрәҗәсендә. Шәхси торак төзелеше буенча еллык планның 93 проценты (9,9 мең йорт) тормышка ашырылган.

Докладчы белдергәнчә, быел республикада социаль-мәдәни объектлар төзү һәм җәмәгать киңлекләрен матурлау тугыз программа буенча тормышка ашырыла. Хәзер аларның берсе төгәлләнгән: «Спорт» тармагы буенча 86 универсаль спорт мәйданчыгы, җиде чаңгы базасы һәм Яшел Үзәндә ябулы футбол манежы төзелгән.

Башка программалар буенча эш дәвам итә. «Мәдәният» тармагы буенча 12 авыл клубы төзү планлаштырылган. Программа паспорты буенча эшләр август ахырында ук төгәлләнергә тиеш булган, әмма бүген дүрт объект әле тапшырылмаган. Министр сроклары өзелгән муниципаль берәмлекләрнең башлыкларын эш барышын контрольдә тотарга һәм якын арада аларны тәмамларга чакырды.

Барлык районнар белән видеокоференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры да катнашты. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев