Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда QR-код технологиясен кулланалар

Үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда QR-кодлы технология кулланалар. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.

«Сайлау участокларында «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына, QR-код кулланып, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрен тизләтелгән рәвештә тапшыру технологиясе кулланыла», — диелә хәбәрдә.

Иртәнге сәгать 7дә Татарстан Республикасында гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 15 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә уза. Сайлау процессы гамәлдәге сайлау законнары нигезендә оештырылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев