Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак
Юл-төзелеш эшләре республиканың барлык зур шәһәр агломерацияләрендә узачак.
Быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 218 километрны тәшкил иткән юлларны ремонтлау планлаштырыла. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык финанслар бүленәчәк. Шулай ук Татарстан бюджетыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.
Илкүләм проект нигезендә, гомуми озынлыгы 96 километрдан артык төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк. Моннан тыш республиканың барлык зур агломерацияләрендә дә юл-төзелеш эшләре узачак.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының яңартылган паспорты 2021 елда расланды. Моңа кадәр ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дип атала иде. Проектның максаты — 2024 елга зур шәһәр агломерацияләрендәге юллар челтәренең норма таләпләренә туры килүен 85 процент дәрәҗәсенә җиткерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев