Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явачак

    Көндез республика буенча һава температурасы +3 градустан +8 градуска кадәр күтәреләчәк.

    Бүген, 5 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кайбер урыннарда, ә көндез бөтен республика буенча юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Төнге сәгатьләрдә температура -3 градустан түбән төшмәячәк. Көндез һава температурасы 3-8 градуска кадәр җылына. Шул ук вакытта Татарстанның төньяк-көнчыгышында җылырак булачак.

    Татарстан синоптиклары фаразына караганда, һава торышының үзгәрүе атмосфера фронты йогынтысына бәйле.

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/04/183925/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: